Канализация коесында төшеп, өч кеше үлгән
Хәвеф-хәтәр

Канализация коесында төшеп, өч кеше үлгән

Урынга янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, җирле янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме килгән

Мамадыш шәһәрендә Һади Такташ белән Маннур урамнары киселешендә канализация коесында 3 кешенең үлгән. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр итте, дип яза Ватаным Татарстан. 

Урынга янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, җирле янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәч, канализация коесында (шәхси йортта) 3 ир-атның һәлак булуын ачыклаган. Алар, мәгълүматлар буенча, бер-бер артлы төшкән.


 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев