Хезмәт

Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Коткаручылар батып үлгән яшүсмернең мәетен тапкан

Су коену урыны җиһазландырылмаган, анда тыю аншлаглары урнаштырылган

Кичә Саба районының Байлар Сабасы бистәсендәге «Урман әкияте» ял базасындагы буада үсмер малай батып үлгән, дип яза Татар-информ.

«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, су коену урыны җиһазландырылмаган, анда тыю аншлаглары урнаштырылган. Янәшәдә ярдәмгә килердәй бер кеше дә булмаган.

Коткаручылар 15 яшьлек малайның мәетен судан алып чыккан һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган.

Якынча мәгълүматларга караганда, үсмер малай башка балалар белән бергә су коенган. Яннарында өлкәннәр булмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев