Коткаручылар суга батып үлгән ир-атның мәетен тапкан
Әлеге урынның коену өчен җиһазландырылмаган булуы да билгеләп үтелә
Татарстанның Аксубай районында коткаручылар кичә су коенганда югалган 49 яшьлек ир-атның мәетен тапкан, дип яза Татар-информ.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, фаҗига Ибрай авылы янында Кече Сөлчә елгасында булган. Батып үлгән ир-атның мәетен яр буеннан 10 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә табып алганнар. Мөгаен, аны көзән җыергандыр һәм ул судан чыга алмаган, дип фаразлыйлар ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Шулай ук әлеге урынның коену өчен җиһазландырылмаган булуы да билгеләп үтелә. Аксубай районында бу быел суда булган беренче фаҗига.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев