Renault йөртүчесе юл читендә туктап торган фурага бәрелгән һәм һәлак булган
Хәвеф-хәтәр

Renault йөртүчесе юл читендә туктап торган фурага бәрелгән һәм һәлак булган

Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән

Яшел Үзән районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Ачыкланганча, Renault автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз имин тизлек сайламаган һәм юл читендә туктап торган фурага бәрелгән. Ул алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

 


Нет комментариев