Табиб авариядә зыян күргән кешеләргә ярдәм итәргә туктый, тик аның үзенә һөҗүм итәләр
Балтач үзәк район хастаханәсе табибын юлда кыйнаган егетләр аннан гафу үтенде. Зыянны каплады һәм зыян күрүче белән килеште. Бу хакта адвокат Руслан Нагиев хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, май аенда Балтач район үзәк хастаханәсенең табиб-анестезиологы машинада барганда юл читенә ауган машинаны күреп ала. Ул авариядә зыян күргән кешеләргә ярдәм итәргә туктый, тик аның үзенә һөҗүм итәләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев