Сүндерелмәгән тәмәке аркасында ике кеше һәлак булган
Хәвеф-хәтәр

Сүндерелмәгән тәмәке аркасында ике кеше һәлак булган

Янгынның беренчел сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү

Кичә Татарстанның Лаеш районындагы Титәй авылында дача йортларының берсендә янгын чыккан, дип яза «Татар-информ».

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ике катлы кирпеч йорт янган.

«Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янган конструкцияләрне тикшергәндә янгын сүндерүчеләр 60 яшьлек ир-ат һәм хатын-кызның мәетләрен тапкан.

Янгынның беренчел сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү, диелә хәбәрдә.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев