Бүген районыбызда сугыш һәм хезмәт ветераннарына юбилей медальләре тапшыру чаралары уза. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Нугаев Камил Әсгат улы, ТР сәламәтлек саклау министры Садыйков Марат Наил улы, район башлыгы Рамил Нотфуллин катнаша.
Нурҗиһан апа Хөснетдинова үзенең сабырлыгы, рәхмәтле булуы белән кунакларда бары соклану хисләре генә уятты. Юбилей медален тапшырган вакытта район башлыгы Рамил Нотфуллин ветеранга олы рәхмәтләрен әйтеп, сәламәтлек, бәрәкәтле гомер теләде.
Баш мөхәррир фотолары
Нет комментариев