Дилбәр бабасы хөрмәтенә агач утыртты
Язмышлар

Дилбәр бабасы хөрмәтенә агач утыртты

Балтачта яшәүче Дилбәр Газизуллина “Хәтер бакчасы " акциясенә кушылды.

Балтач урта мәктәбенең 5 б сыйныфы укучысы Дилбәр Газизуллина үз участокларында чия агачы утыртып, “Хәтер бакчасы " акциясенә кушылды.

“Хәтер бакчасы " — Халыкара акция. Без бергә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы истәлегенә 27 миллион агач утыртачакбыз, ди акцияне оештыручылар.

Балтач районыннан да илебез азатлыгы өчен күпме райондашыбыз күтәрелгән. Яу кырында ятып калган һәм туган илебезгә кайткач вафат булганнар истәлегенә сез дә үз участогыгызга агачлар утыртыгыз һәм фотоларыгызны интернет челтәрләренә #СадПамятиДома хештэгы белән урнаштырыгыз.

Фото: автор


Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Нет комментариев