Җиңү парадына ничә көн калды яки Балтач укучыларының кире хисаплау календаре турында
Язмышлар

Җиңү парадына ничә көн калды яки Балтач укучыларының кире хисаплау календаре турында

Балтач урта мәктәбенең 1 б сыйныфы укучылары Җиңү көненә ничә көн калганын саный.

Балтач урта мәктәбенең 1 б сыйныф җитәкчесе Фәридә Низамова белән озынайтылган төркем тәрбиячесе Гөлшат Насыйбуллина Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Җиңү көнен якынайту максатында яңа проектка старт бирде.

#Календарь обратного отсчёта# (#Кире хисаплау календаре#) проекты кысаларында укучылар Бөек Җиңүгә күпме вакыт калганын көнләп саный.

– Сыйныфыбызда 26 укучы булганлыктан, әлеге мөһим датага 26 көн кала #Кире хисаплау календаре#на старт бирдек. Укучыларда патриотик хис тәрбияләү юнәлешендә башлангыч алган әлеге эшебез әти-әниләрне дә җәлеп итте, – ди Фәридә Раифовна.


Бөек Җиңүнең 75 еллыгы

Нет комментариев