Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Ипигә дип киткән җирдән...

2016 елның 30 июлендә Нормага кибеттән ипи алырга дип чыгып киткән җирдән без юл-транспорт һәлакәтенә юлыктык

Республикабыз юлларында көн саен юл-транспорт һәлакәтләре булып тора. Кемдер кагыйдә боза, ә кемдер шуның нәтиҗәсендә гомерлек инвалид булып кала. Әйе, инвалид сүзе бик авыр яңгырашлы сүз, ләкин язмам герое инде 8 ел инвалид булып яши. Ипигә дип кенә киткән җирдән каршыга килгән машина аларның тормышын үткән һәм киләчәккә бүлә. Бәхетле үткәннәрен сызланулар, күз яшьләре, хастаханәнең шыксыз палаталары, операцияләргә «бай» киләчәк алыштыра.

Бүгенге көндә Нурия апа Кили авылының халык телендә лесхоз дип атала торган өлешендә яши. Үзе ул Себер якларыннан. Тормыш иптәше Илфат абый тумышы белән Чутайдан. Алар бер ул һәм бер кызга тормыш бүләк итеп, бүгенге көндә дүрт онык өчен кадерле әби белән бабай булып яшиләр. Нурия апа гомере буе тәрбияче булып эшләгән, ә тормыш иптәше Илфат абый «МДСУ-1» оешмасында «КамАЗ» шоферы. Кызлары туган шәһәре Иркутскны ташлап китми, шунда төпләнә, уллары исә Казанда яши. — Оныкларымның икесе дә мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары белемгә омтылдылар, — дип горурлана Нурия апа. 

— Балтачка без әни вафатыннан соң, 2010 елның октябрь аенда, әти теләге буенча күченеп кайттык. Әти чит җирләрдә яшәп арыдым, әниегезнең туган ягына кайтыйк, — диде. Башта без бистәнең үзендә фатирда яшәдек, ләкин әтигә икенче катка менәргә авырлашкач, 2015 елда Кили авылыннан йорт сатып алып, бирегә күчендек. Шул ук елны әти вафат булды. Балтачка күченеп кайтканнан мин эшкә урнашмаган идем, чөнки әтине карыйсы, тәрбиялисе булды. Әти үлгәннән соң бик авыр иде. Әзрәктән соң мин питомникка эшкә урнаштым. 

erid: 2Vtzqv1AZW9

2016 елның 30 июлендә Нормага кибеттән ипи алырга дип чыгып киткән җирдән без юл-транспорт һәлакәтенә юлыктык. СПТУ янына куелган тракторга җиткәнче үк без каршыбызга очып килгән машинаны күрдек. Ул безнең юлдан бара иде. Аны үткәреп җибәрү өчен ирем юл кырыена чыгып туктады. Ләкин ул машина яннан үтеп китмичә, безгә килеп бәрелде. Машина килгән вакытта ук без ирем белән руль артында берәү дә булмаганны күреп гаҗәпләндек. Аннан соң гына машина белән хатын-кыз идарә иткәнен, куркуыннан пассажир ягындагы креслога ятканын белдек. Судта ул бу адымын, әгәр мин ятмаган булсам, алгы тәрәзәдән чыгып очкан булыр идем, дип аңлатты. Аның әлегәчә бер генә тапкыр булса да безнең хәлне дә белгәне юк.
...Мин аңыма килгәндә…

Язманың дәвамын «Хезмәт» газетасының бу атна саныннан тулысынча укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9