Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Үзенчәлекле бәйрәм

Мөмкинлекләре чикле балаларга шушындый бәйрәм оештыручыларга, шушы чарага көче, хезмәте кергән һәркемгә зур рәхмәт

Ел саен районыбызда мөмкинлекләре чик-ле балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә. Быел да ул «Хыял» яшьләр үзәгендә узды, ләкин моңарчы булмаган, кабатланмас һәм бик кызыклы булды. Җырлар, биюләр һәм чыршы тирәли әйләнүләр күңелле уеннар белән үрелеп барды. Башкаладан килгән бәйрәм оештыручылар, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм «Волонтер» үзәге активистлары барлык балаларны уеннарга җәлеп иттеләр. 

Шушы чарада берничә ел катнашучы, кечкенә кызы Дәринә белән тамаша кылучы Әнисә Хәбибрахманова бәйрәм турында сөйләп, аны оештыручыларга рәхмәтен ирештереп үтте:

— Быелгы Яңа ел бәйрәме үзенчәлекле булды. Без Яңа ел бәйрәмендә дә катнашып, шул ук вакытта цирк та карадык һәм бүләкле дә булып кайттык. Бу күңелле бәйрәмне балалар да бик яраттылар. Мөмкинлекләре чикле балаларга шушындый бәйрәм оештыручыларга, шушы чарага көче, хезмәте кергән һәркемгә зур рәхмәт. Балабызны инвалид диясем килми. Мөмкинлеге чикле бала тәрбияләп үстерүче һәрбер әти-әни баласының сәламәтлеге, аның киләчәге өчен бик тырыша. Менә шундый чараларда алар башка балалар белән очрашып, икенче төрле ачылып китәләр. Үзләре кебек балаларның булуын күрәләр, алар белән рәхәтләнеп аралашалар. Үзләрен дөньяга кирәкле итеп тоя башлыйлар. Шуңа да мондый чаралар бер Яңа ел гына булып калмасын, күбрәк үткәрелсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев