Здравствуйте, я ваша тетя!
Валентина Иннокентьевна – Таһир Әгъләм улының әбисенең кече сеңлесенең кызы булып чыга
Кыз вакыттагы фамилиясе – Шәмсетдинова. Байкал артына алар 1937 елны килеп төшәләр. Ул заманда, репрессияләрдән качып Татарстан, Башкортстан якларыннан бу җирләргә хәйран күп гаилә килеп урнаша. Әнисенең исеме – Сәрвәр атлы була. Гаилә Чита белән Благовещенск шәһәрләре арасында урнашкан Нер-Заводский районының Байка дигән авылга килеп төпләнә. Бераздан Сәрвәр шушында тормышка чыга. Валентина үзе 1949 елда дөньяга авыз сала. 1965 елда, 16 яшендә тракторчы һөнәрен үзләштерә. Кыз балага «Д-54» тракторы бирәләр. Чылбырлы трактор белән идарә итү ирләргә дә җиңел түгел, ә монда гәүдәсе 45 килограммлы кыз бала. Рычагларны ике куллап тартып, борылыр өчен педальләргә ике аяклап басарга туры килә. Бирешми ул, тешләрен кысып түзә. Көне-төне кырда, басуда, кичләрен тузаннан ике күз һәм тешләр генә ялтырап күренеп тора. Планнарны арттырып үти, даими алдынгылар сафында була. Эшли башлаганга биш ел булды дигәндә, Валентинаны «Почет билгесе» ордены белән бүләклиләр. Алай гына түгел, кыш айларында тракторга эш булмаганда, фермада сыер да сава, бар җиргә өлгерә. Соңрак «Т-16» тракторында да эшләргә туры килә.
Бу якларга да үзгәртеп коруның әче җилләре килә. Валентина апа эшләгән совхоз инде таралган, басу-кырларның күбесендә чүп үсә. Шулай булса да, ветеран күңелен төшерми. Ул үзенең Ватан алдында бурычын тулысынча үти. Бүгенге көндә онык-оныкчыклар үсүенә шатланып, еракта, җир йөзенә сибелгән татарның тарихтагы язмышын сүрәтләп, гомер кичерә.
Бу хәбәрне Таһир Әгъләм улы Читада нәшер ителүче «Земля» газетасыннан алып җибәрде. Мондый исем белән газета 1921 елдан чыга башлаган, соңрак ябылган. 1990 елда газета яңадан шушы исем белән нәшер ителә башлый, 60 мең тираж белән чыга. Кызганычка күрә, язылучылар саны кимү сәбәпле, 1924 елда газета ябыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев