Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Җитмеш яшь ишек какты

1992-2012 елларда җирле үзидарәнең Балтач авыл советын җитәкләгән Габделнур Газыймовка – 70 яшь.

Габделнур Газыймов 1954 елның 19 сентябрендә Көек авылында көрәшчеләр нәселендә дөньяга килә.

Габделнур әфәнде эшләгән елларында Балтач бистәсе белән җитәкчелек итте. «Газыймыч» дип халык телендә йөртелгән җитәкче алты мең халкы булган, елдан-ел үсә, зурая барган авыл белән идарә итте, эш дәверендә ул редакция белән гел элемтәдә торды, зиһенле булды, халык белән район матбугаты аша да эшләде. Язмаларны үзе сырлый иде, атна башында бер заметка алып килсә, шул газетага чыкканчы кереп-чыгып йөрер иде. Гадәттә ул җирлекнең төзеклеге, тәртип мәсьәләсендә газета укучыларыбызны гел пропагандалап торды, төзелеш алып барганда тиешле зонадан чыксалар, ике күрше ызан өчен бәхәсләшсә дә кисәтү-аңлату эшләрен газета аша алып барды. Авылдашларының исемнәрен бар дөньяга фаш итмәде, бүтәннәр андый хәлләрне кабатламасын өчен кануннарын күрсәтеп, мәкаләләр язды. Көненә ничә әйләнә иде микән ул Балтач урамнарын?! Шуңа да бер белмәгән кешесе, вакыйгасы, яңалыгы булмагандыр аның. Хәер, әле дә ул кайнап яши, Көек авылы турында китап чыга дип тә канатланып йөрде, чаңгы ярышын үстерергә, көрәш дәрәҗәсенә кадәр җиткерергә кирәк дип тә чаң сугып китә. Әби-бабай кулында тәрбияләнеп, хезмәт сөеп үскән, үз тырышлыгы белән югары белем алуга ирешкән, Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган, Ленин исемендәге колхозда бригадир, баш агроном, партоешма секретаре булган, оештыру сәләтенә ия булганлыгы белән югарыга таба юл алган, тынгысыз йөрәкле кеше шул ул. Колхозда эшләгән елларында хезмәттәшләре арасында абруе зур була, партоешма әгъзасы булып тора, халык депутатларының авыл Советы депутаты итеп сайлана. ВЛКСМ райкомы вәкиле, 1979 елдан алып 1981 елга кадәр ВЛКСМның татар обкомына әгъза итеп тәкъдим ителә. Шул вакытларда ул бик күп тәрбияви эшләр алып бара, лекцияләр укый, док-ладлар белән чыгыш ясый. 

Габделнур Газыймов һәрдаим үзенең идеяләргә нигезләнгән теоритик һәм сәяси белемен арттыру өстендә эшли. Үзен гел дисциплиналы, һәр эшне дә җиренә җиткерә белүчән, грамоталы, егәрле хезмәткәр итеп күрсәтә. Шуңа да аны үзгәртеп кору елларында авыл советы рәисе итеп куеп ялгышмадылар, авыр чорларны да җиңеләйтеп кичә белде шәхесебез. Турыдан-туры җирле үзидарәгә кагылышлы иксез-чиксез проблемалар, социаль-көнкүреш ихтыяҗларын, гаиләгә, җир һәм милеккә кагылышлы мәсьә-ләләрнең күпчелеген үзенең кечкенә генә коллективы белән чишә барды. Туры сүзле, эшлекле булуы белән беррәттән аның шомалыгы, хәйләкәрлеге дә булышмый калмагандыр. Кайда эш кайный, ул шунда ялкын өстәүче, рухландырып йөрүче. Язгы-көзге кыр эшләрендә басуларны әйләнер (бу гаҗәп түгел, агроном кеше дидек бит), агачлар, чәчәкләр утыртуны оештырып йөрер, урамнарның чисталыгын, җәмәгатьчелек тәртибен кайгырту хакына ул акыл-фигылен дә, тырышлыгын да кызганмады. Хәзер инде башкарган хезмәтләренең әҗерен күреп, болдырда аяк кына салындырып утырыр бәрәкәтле вакытлары җитте — мөхтәрәм 70 яшь ишек какты. Инде уллары үсеп җитеп, белем алып, ил-көнгә матур гына хезмәт итәләр. Олы улы Рөстәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлегендә җитәкче ярдәмчесе, подполковник, тикшерү бүлеген җитәкли. Уртанчысы Рамил белән кечесе Рәйхан полиция майорлары, Казанда эшлиләр. Оныгы да хокук саклау юлын сайлады — ул да Балтачта практика үтә. 

— Балтачта туып, биредә яшәвем белән бик бәхетле мин, — ди Габделнур абый. — Тырыш, хезмәт сөючән Балтач халкы белән яшәдем, алар белән эшләдем. Үзем белән бергә эшләгән район җитәкчелегенә — Марат Әхмәтовка, Марат Зариповка бик рәхмәтлемен. Һәрбер оешма җитәкчесенә — аеруча да Рәшит Ильясовка, Шамил Җәләевка, Наил Гыйләҗевка, Рифат Закировка рәхмәтләрем чиксез. Алар белән аңлашып, бергә кулга-кул тотынышып эшләдек. Бар хезмәтләребез дә Балтачыбыз, аның халкының яшәеше, киләчәге өчен булды. Сыйныф җитәкчем Мөнҗия Гариповна белән колхоз рәисе Нәфис Әхәтов алдында мин әле дә башымны иям. Хезмәт юлларын үткәндә, гомер иткәндә, балалар үстергәндә 47 ел бергә яшәгән тормыш иптәшемнең гаиләдәге роле бәһасез.

Гомер заяга узмаган, иң мөһиме шул, җәмгыятькә дә файда тигән, балалар да кеше булган. Адәм баласына бәхетле булыр өчен ни кирәк тагын. Әнә шулай итеп Габделнур Габделбәрович бәхетле җитмешенче көзен каршылый. Төрле вакытлар булгандыр, әмма менә олыгайган көннәрдә чын бәхетнең ни икәнлеген тату бөтен кешегә дә бирелми шул ул. Республика көнендә Габделнур Газыймов озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм дә җирле үзидарәне үстерүгә өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы Ассоциациясенең Мактау билгесе белән бүләкләнде. Куйган хезмәтләренең бәрәкәтен, улларының игелеген күреп, оныкларының яратуына төренеп, гаилә иминлеге белән яшәргә язсын олпат ветераныбызга! Гомер көзләре муллык, иминлек, исәнлек-саулык белән дәвам итсен, кылган яхшы гамәлләр онытылмасын, әҗер саваплары булып тормыш бизәгенә әверелсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Габделнур абый!!! Сезне чын чын кунелдэн олуг юбилеегыз белэн котлыйм. Исэнлек саулык сэламэтлек бэхетле озын гомер телим. Эле чираттагы юбилейларыгызны да шулай матур итеп каршыларга язсын. Бэхетлэргэ торенеп яшэгез. Яшэгэн хэр конегез бэйрэм булсын.

    Теги: Габделнур Газыймов