Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
реклама1

Сәләтлеләр мәктәбендә - сәләтле укучылар

06 июня 2017, 06:52

852

0

0

Кыңгыраулы мәктәп еллары - күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Мәктәп кешегә белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык, ярату хисләре белән дә таныштыра. Баланың...

Мәктәптә тирәнтен укыту филология һәм физика-математика юнәлешләрендә алып барыла. Балаларга конкурс нигезендә сайлап алынган, югары профессиональ осталыкка ия, укучыларны БДИ, олимпиадага әзерләү тәҗрибәсе булган укытучылар һәм яшь, креатив, инглиз теле буенча югары белемле тәрбиячеләр белем бирә. Бүгенге көндә мәктәптә Саба, Балтач, Теләче, Кукмара районнарыннан килгән 167 укучы белем ала. Читтән килеп укучылар өчен интернатта барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, түләүсез 5 тапкыр ашату һәм яшәү урыны каралган.

Мәктәптә уку режимы бик тыгыз, баланың һәр минуты бүленгән: иртәдән кичке бишкә кадәр дәресләр, махсус, электив курслар, спорт, вокал, хореография, кулинария, робототехника, мозаика түгәрәкләре, инглиз телен өйрәнү буенча өстәмә шөгыльләр бара, Казан федераль университеты укытучылары биргән, чит ил вәкилләре белән аралашу тәртибендә барган онлайн дәресләр аша укучылар үзләренә тәҗрибә туплыйлар, белемнәрен арттыралар. Шулай ук 1нче сыйныфтан укучылар кытай телен өйрәнәләр.

Укучыларның алган белемнәрен тормышта куллану практикасы булдыру, дөньяга карашларын киңәйтү, мөстәкыйль тормышка әзерләү максатыннан ел дәвамында төрле шәһәрләргә экскурсияләр оештырыла. Безнең укучыларыбыз инде Мәскәү, Санкт-Петербург, Адлер шәһәрләрен, Кырым республикасын күрергә өлгерделәр, Испания, Финляндия, Швеция, Эстониядә булып чит илдә яшәүчеләрнең тормыш, яшәү рәвеше белән таныштылар, алар белән аралашып, чит телдә сөйләшү буенча практика үттеләр.

Энә белән кое казуга тиң булган эшчәнлекнең инде куанычлы нәтиҗәләрен дә күрергә мөмкин. 2013-2014нче уку елында мәктәбебез укучылары Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында 42 призлы урын алсалар, әлеге уку елында 102 тапкыр җиңүче исеменә лаек булдылар, республика этабында 2014 елда - 7, 2015 елда -15, 2016 елда - 24, 2017 елда - 32 призлы урын яуладылар, Бөтенроссия этабында - 3, халыкара олимпиадада 2 укучыбыз призер булуга иреште. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә куандыра: 2016-2017нче уку елында рус теле буенча уртача балл - 93,6, профиль дәрәҗәсендәге математикадан -73,6, химиядән -97, физикадан -75, биологиядән - 85, инглиз теленнән - 85. Әлеге нәтиҗәләр чыгарылыш сыйныф укучылары алдында зур мөмкинлекләр ача, Рәсәйнең төрле дәрәҗәдәге югары уку йортларына укырга керү, үзләре теләгән белгечлекне алу мөмкинлеге тудыра.

Бала һәрвакыт ниндидер чыганаклар аша яңа белемнәр алырга, белемнәрен киңәйтергә, әйләнә-тирәлекне, үткәнен өйрәнергә, киләчәген күзалларга тиеш. Бу эш аеруча төрле фәнни-гамәли конференцияләр, эзләнү эшләре аша уңышлы башкарыла. 4 ел рәттән мәктәбебездә "Фән һәм мәдәният: яңа караш" исемле Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла. Әлеге зур чара кысаларында укучыларыбыз төрле ил вәкилләре белән очрашалар, аралашалар, тәҗрибә уртаклашалар. Фән белән бергә сәнгать өлкәсендә республика һәм илкүләм төрле бәйге-конкурсларда призлы урыннар яуланды.
Мәктәбебез коллективы балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куеп эшли. 2016 елда "Уңышлы мәктәп" грантын отып, без үзебезнең иң яхшылар рәтендә булуыбызны расладык. Әлбәттә, бу - эзләнүчән, эшләрен яратып башкаручы һәм үз фәннәренә кызыксыну уята алган укытучыларыбыз һәм тырыш, максатчан, сәләтле укучыларыбызның уртак хезмәт нәтиҗәсе.

Безнең укучыларыбыз белемгә омтыла, аларның бу мәктәпкә килүләренең төп сәбәбе - ныклы белем алу. "Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы", - ди татар халык мәкале. Безнең төп максат - укучылардан заман шартларына яраклашкан шәхес тәрбияләү, аларның без биргән ныклы белем аша, бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыюы һәм үзләре теләгән югары уку йортына укырга керүләре. Һәм, әлбәттә инде, белемнәрен баскыч итеп дәрәҗәгә ирешүләре. Белемгә омтылган, тырыш, сәләтле укучыларны үзебезнең мәктәпкә укырга чакырабыз. 13-17 июнь көннәрендә Байлар Сабасы, Кол Гали, 40нчы йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефон 8(84362) 2-20-15, 89173960777.
Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев