Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Сөбханалла: биш буын кыз (фото)

Сәйдәбану Ганиеваның бүгенге көндә 7 оныгы, 18 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 8 баласы бар.

Бүгенге көндә Балтачта яшәүче Сәйдәбану Ганиева нәселенең биш буын кыз да исән-сау, аларның дүрт буыны күп балалы әниләр. Һәм иң кызыгы — алар барысы да әниләренең олы кызлары.

Балтач бистәсендә гомер итүче Сәйдәбану Габделгани кызы Ганиеваны районда белмәгән кеше юктыр. Ул озак еллар район үзәк хасатаханәсендә хуҗалык эше буенча җаваплы хезмәткәр, ягъни «сестра хозяйка» булып эшләде.

Ганиева Сәйдәбану 1933 елда туган, өч кыз балага якты дөнья бүләк иткән. Аның кызы Суфия (1954) тормыш иптәше белән бер кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергән. Сәйдәбану әбинең оныгы Гүзәлия дә күпбалалы ана, 3 кызы бар. Әлеге нәселнең дүртенче буыны Гыйләҗетдинова Миләүшә дә өч балага якты дөнья бүләк иткән, тормыш иптәше белән бер кыз һәм ике ул үстерәләр. 

Сәйдәбану Ганиеваның бүгенге көндә 7 оныгы, 18 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 8 баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәйдәбану