Аллам сакласын! Күршеләрдә  бер атна эчендә ике фаҗига
Җәмгыять

Аллам сакласын! Күршеләрдә бер атна эчендә ике фаҗига

Социаль челтәрләрдә Сабада тагын фаҗигале хәл булуы турында хәбәр таралды.

Өч бала әтисе 1986 елгы Радик Мөхәммәтшинны, имеш-мимешләргә караганда, кыйнап үтергәннәр. Бу хәл танышын армиягә озату мәҗлесе вакытында булган диләр. Кызганычка каршы, "Ашыгыч ярдәм"не вакытында  чакыртмаганнар, бәлки гомерен саклап кала алган да булырлар иде. Мәрхүмне 3 декабрьдә җир куенына иңдергәннәр.

Авыр туфрагы җиңел булсын. Аллаһы Тәгалә якыннарына сабырлык, сәламәтлек бирсен.

http://arskmedia.ru/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев