Район Сабан туенда Алан авылыннан нәни Әхмәт Насыйбуллинга бүләк тапшырдылар.
Ни өчен дисезме? Сабантуй алдыннан иң соңгы туган сабый буларак лаек булды ул аңа.
Айсылу һәм Илнур Насыйбуллиннарның улы 7 июнь көнне дөньяга аваз сала. 3 килограмм 125 граммлы, 54 сантиметрлы малайга әти-әнисе Әхмәт дигән исем куша.
Бәхетләрең түгәрәк, сәламәтлегең ныклы, акылларың камил булып, әти-әни тигезлегендә үсәргә язсын сиңа,сабый.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
Без имени
0
0
Амин зур рэхмэт ?