Бүген татар милләтенең киләчәге өчен борчылып яшәгән галим, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган химигы, райондашыбыз Азат Зыятдиновны соңгы юлга озаттылар.
Хушлашу чарасы иң элек Татарстан Фәннәр академиясендә узды. Өйләдән соң якташыбызның җәсаден туган авылы Таузарга алып кайттылар. Чыгыш ясаган иптәшләр аның игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, урыны оҗмахта булуын теләделәр.
Нет комментариев