Игенчегә зур хөрмәт
Җәмгыять

Игенчегә зур хөрмәт

Агитбригада белән кырга баруны Халыклар бердәмлегенә багышладык

"Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, тагын бер чара уздырып алдык әле, — дип хәбәр итәләр Борнак авылыннан.- Дөресрәге, агитбригада белән кырга баруны быел Халыклар бердәмлегенә багышладык.

Барып, концерт куеп, җырлап-биеп кенә калмадык, өстәл әзерләп, ил табынын баетучыларны сыйладык та.

Үлән чәе белән коймакны, бал һәм төрледән-төрле кайнатмаларны уңганнарыбыз бик яратты. Ямьле җәйнең кояшлы бер көнендә авылның мәдәният хезмәткәре Гөлназ Әхмәдуллина идеясе белән оештырылган бу чара быел әнә шулай удмурт дуслар белән сый-хөрмәттә үтте".

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


агитбригада

Нет комментариев