«Бүгенге көндә Россия Ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстан, күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, әлеге элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә алуы белән горурлана», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
«Бүгенге көндә Россия Ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстан, күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, әлеге элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә алуы белән горурлана», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Киләсе елга планлаштырылган чаралар [Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы»] лаеклы дәрәҗәдә уздырылачак, республика кунаклары Татарстанның бай мәдәнияте һәм кунакчыллыгы белән ләззәтләнә алачак, дип ышанам», – дип белдерде ул.
«Бездә, Татарстанда, әйтүләренчә, хәерле сәгатьтә! Форумда катнашучыларга уңышлы эш телим», - дип йомгаклады сүзен ТР Рәисе.
«Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасының оештыру комитеты утырышын Россия мәдәният министры Ольга Любимова үткәрде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев