Ни өчен 1 гыйнварда өйгә беренче булып ир-егет керергә тиеш?
Җәмгыять

Ни өчен 1 гыйнварда өйгә беренче булып ир-егет керергә тиеш?

Безнең халык бәйрәм итәргә, кунакка йөрергә бик ярата. Аеруча Яңа ел бәйрәмнәре моның өчен кулай вакыт.

Шулай да бу бәйрәмнең хатын-кызлар өчен бер кире ягы бар. Төнге сәгать 12 булгач, гүзәл затларга беренче булып өйгә керергә ярамый. Әлеге сынамышка һәркем диярлек ышана, ә ни өчен ярамагынын күпләр белми.

Биоэнергетиклар әйтүенчә, ир-егет — көчлелек символы. Ул яклаучы, гаилә башлыгы. Шуңа күрә аның өйгә керүе — бу йортның начар хәбәрләрдән, авырлыклардан азат булачагын күрсәтә. Ягъни, өйгә ел буе начарлык килмәячәк, йорт начар энергияләрдән сакланган булып санала.

Автор: Гөлия Мөгаллимова,

 https://kiziltan.rbsmi.ru/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев