Honda мотоциклының 29 яшьлек йөртүчесе бер полосадан икенчесенә күчкәндә Mazda автомобиленә юл бирмәгән
Казанның Губкин урамындагы 57А йорты янында авариягә эләккән курьер алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Искәртеп үтәбез, юл-транспорт һәлакәте 30 августта булган. Хокук сакчыларының мәгълүматларына караганда, Honda мотоциклының 29 яшьлек йөртүчесе бер полосадан икенчесенә күчкәндә Mazda автомобиленә юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән.
Якынча мәгълүматлар буенча, җиңел машинаның 20 яшьлек йөртүчесе мотоцикл белән бер үк юнәлештә хәрәкәт иткән һәм имин тизлекне сайламаган. Авыр тән җәрәхәтләре алган мотоциклчыны хастаханәгә озаталар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев