Разил Вәлиев Конституциягә тавыш бирү турында: Бар кешегә дә катнашырга кирәк
Җәмгыять

Разил Вәлиев Конституциягә тавыш бирү турында: Бар кешегә дә катнашырга кирәк

Россия күләмендә тавыш бирү 1 июльдә узачак.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә бөтен кеше дә катнашырга тиеш. Бу фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә шагыйрь, язучы Разил Вәлиев әйтте.

«Әлегә бездә тулы кыйммәтле гражданлык җәмгыяте юк, шуңа күрә мондый дәүләт күләмендәге сәяси чараларда катнашу һәр гражданин һәм тулаем ил өчен бик әһәмиятле», — диде Разил Вәлиев.

Конституциягә төзәтмәләр кабул итү-итмәүне халыкның билгеләве дә гадел. Хуплап яки каршы килеп тавыш бирү — һәр кешенең үз эше, әмма катнашырга кирәк, диде язучы.

Июнь башында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне дип 1 июльне игълан иткән иде.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр Россия конституциясе

Нет комментариев