Кунаклар өчен жокейларның күрсәтмә чыгышы оештырылды
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстан Халык Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов «Казан» халыкара ат спорты комплексында булдылар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Визит вакытында алар Татарстан предприятиеләренең авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары тәкъдим ителгән махсуслаштырылган күргәзмәне карадылар.
Гурбангулы Бердымөхәммәдовка шулай ук «Казан» ат спорты комплексы эше турында сөйләделәр. Кунаклар өчен жокейларның күрсәтмә чыгышы оештырылды.
Татар-информ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев