«Сәяси көрәш» ярымфиналы 6 июльдә «Татмедиа»да узачак
Проект тәмамланганнан соң «Политзавод»та катнашучыларның барысы да 27 июльдән 2 августка кадәр «Гвардейск» бөтенроссия яшьләр форумына юл тотачак
«Татмедиа» матбугат үзәгендә 6 июльдә «ПолитЗавод» федераль проекты кысаларында «Сәяси көрәш» ярымфиналы узачак, дип хәбәр ителә «Бердәм Россия»нең рәсми порталында. 24 катнашучы үзләрен сәяси спикерлар ролендә сынап караячак.
Сайлап алу этабы ике көн ТР Яшьләр эшләре министрлыгы мәйданчыгында узды. Беренче көнне – 30, икенче көнне 50 кеше катнашты. Нәтиҗәләр буенча ярымфиналга 24 катнашучы чыкты. Һәр раунд аерым темага багышланды: катнашучылар индивидуаль чыгыш ясадылар, аннары экспертларның сорауларына җавап бирделәр. Анда югары уку йортларында мәҗбүри волонтерлык, эш бирүчеләрнең белем бирү программаларын формалаштыруда катнашуы, хезмәт мигрантларын җәлеп итү һәм башка актуаль темалар каралды.
Ярымфинал 6 июльдә узачак. 24 катнашучы камера каршында чыгыш ясый һәм халык алдында дискуссия алып бара белүләрен күрсәтәчәк. Финалга 8 кеше чыгачак. Проект тәмамланганнан соң «Политзавод»та катнашучыларның барысы да 27 июльдән 2 августка кадәр «Гвардейск» бөтенроссия яшьләр форумына юл тотачак
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев