Сокланырсың да, уйланырсың да
Җәмгыять

Сокланырсың да, уйланырсың да

Бу гаиләдә беркем дә зарлануны белми.

Ике авыру бала үстергән әни кеше дә, тормыш авырлыкларына бирешмичә, үзләренең сәләт-уңышлары белән сокландыручы Фәнис һәм Эльвина да.

Бу көннәрдә алар дәрәҗәле кунаклар кабул итте: районга эш сәфәре белән килгән РФ Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗанов Сөләймановларда булып, алар белән якыннан танышты.

Әлеге соклангыч гаилә турында газетабызның алдагы саннарында тулырак язарбыз. Ә хәзергә фотолар аша Фәниснең спортта ирешкән уңышларына, ә Эльвинаның күз явын алырлык кул эшләренә соклана торыгыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


язмыш бала язмышы

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    молодцы