Татарстанда йомырка, яшелчә һәм сөт продукциясе арзанайды
Кишер, кыяр һәм помидорның бәясе кимегән
Татарстанда бер атна эчендә йомырка, сөт продукциясе, ит һәм кайбер яшелчәләргә бәяләр төште. Бу хакта Татарстанстатта хәбәр иттеләр.
Беренче кирәкле продуктлар арасында яшелчәләр арзанайды. Бәрәңге бәясе 2,6% ка кимегән һәм килограммы уртача 72,6 сум тәшкил иткән. Суган 2,7% ка арзанайды — 61 сумга кадәр, ә чөгендер бәясе 3,5% ка төште — килограммы 45,6 сумга кадәр.
Шулай ук бәянең кимүен кишер, кыяр һәм помидорга теркәгәннәр — бер атна эчендә аларның бәясе 10,5% ка кадәр кимегән.
Йомырка уртача 2,4% ка арзанайды – дистәсе 74,39 сумга кадәр. Каймак бәясе 2,14% ка кимегән һәм килограммы 294,4 сум тәшкил иткән, кефир бәясе — 2% ка 99,4 сумга кадәр. Дуңгыз ите 1,6% ка арзанайган — килограммы 345,2 сумга кадәр.
Бер атна эчендә Татарстанда шикәр бәясе арткан – 2,7% ка, килограммы 75,4 сумга кадәр. Тавык 2,1% ка кыйммәтләнде, аның уртача бәясе килограммы 227 сумга җитте.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев