Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ундүрт шатлык, ундүрт сагыш... (дәвамы)

...Аталары үлгәч, балаларга тагын да кыен калды. Мин эшкә баралмыйм, йортта мең дә бер эш кырылып ята. Чыгып карадым, куалый торгач, бер оя баламны бикләп...

Тик алар кечкенә булгач, гел ялгызларын калдырып булмады. Өйдә әби-бабай юк. Рәхмәт инде, күпбалалы дип тормадылар, хезмәт көнең тулмый, дип, кәнсәләрдән хезмәт таныклыгы да бирмәделәр. 3000 пенсия белән чыктым лаеклы ялга..Балаларым йөри торгач, пенсиям артты үзе... Тора-бара өстәмәләре дә өстәлде, хәзер ун меңнән артык алам. Балаларым эшләп үсте, аллага шөкер. Кирәк чакта кырыс та булдым, йомшарган чакларым да булмады түгел. Ачы минутларга тешемне кысып булса да түздем. Үскәндә авыртуның ни икәнен дә белмәделәр, больница юлларында йөртмәделәр. Улларым, бәгырьләрем, үскәч кенә кырылды менә... Өчесе дә йөрәк белән. Сыер, бозау, тәкә асрадык. Уфалла арбасын өстерәп чыгып китәрләр иде балакайларым, - берсендә басу эченнән печән җыеп йөргәндә колхоз рәисе уфалла арбасының тәгәрмәчләрен салдырып алып китә. Сабыйларым, ниләр кичерделәр микән шул чакта...Иртән бер печән алып кайтырлар иде, төшкелеккә тагын кирәк, кичкә тагын... Еламадылар, уф димәделәр, ашарга булса ашадылар, булмаса ач тордылар. Ул заманда үзәкләргә үткән бригадир, колхоз рәисләре турында хәзерге гәҗитләрдә бик язалар бит. Каннарны эчте инде андыйлар...Нигә адәм баласына начарлык кылырга инде, үз әшәкелегең үзеңә әйләнеп кайта бит ул. Яхшылык итсәң, йөзең ак була. Без бу дөньяда кунак кына, ахирәттәгесе мәңгелек, диләр бит... Аллага шөкер, кеше хакына кермәдек, әйтәм бит, булса ашадык, булмаса ач тордык.»


КИЛЕНЕМ ДИ ДӘ ЕЛЫЙ, КИЛЕНЕМ...
Мөнәвәрә апа Салавыч Сәрдегәне авылы кызы булып чыкты.Әтисе Әгъзам абый Салавыч мәктәбендә укуын дәвам итәргә ирек куймый. Ул чактагы директор Хәлил абый үзе дә килеп, сөйләшеп карый, барып чыкмый. Шуннан бирле Мөнәвәрә апа колхоз эшенә йөри. Яшьтәшләре мәктәпкә бара, аңа Лаеш урманына чакыру килеп төшә. Карап торып, куалап эшләтүләр, иртәнге ашау белән кичке 8-9га кадәр кадәр урман кисү (хәзер бер диләнкә кискәндә бер сыерны ашап бетерәләр, ди әбием ул чактагы ачлык белән хәзерге туклыкны чагыштырып), бригадирның рәхимсезлеге, өч ел берөзлексез торф чыгаруда эшләүләр, Шәмәрдәнгә вагон бушатырга-төяргә йөрүләр... Авыл фермасында сарык караулар... Бер Сәрдегәннән икенчесенә кияүгә чыгулар... Матур гына тормыш корып җибәрүләр..


Тормыш диңгезләрен кичә-кичә алга йөзүләрн... Гомер юлының бер өлешенә җиткәч, Мөнәвәрә апа үкси-үкси елады. Киленен югалткан авыр вакытлар иде ул. Килене Рафилә, күрше Кукмара районының Тырыш авылы кызы. Улы Хәмит белән матур гына гаилә коралар. Ипле, акыллы, ягымлы килен бик тиз кайнана күңелен яулый.

erid: 2VtzqumtM4F

(Ахыры бар).

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B