Хезмәт хакына бәйле тагын бер яңалык көтелә
Җәмгыять

Хезмәт хакына бәйле тагын бер яңалык көтелә

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен тагын 10%ка арттыру бурычын йөкләгән.

“Россия Федерациясе Хөкүмәтенә: 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен өстәмә рәвештә 10 процентка арттырырга”, – диелгән карарда. Министрлар Кабинетына бу җәһәттән башкарылып килүче әзерлек эшләре турында 2023 елның 1 июленә кадәр һәм 15 декабрьгә кадәр хисап тапшырырга кирәк булачак.

Бурычны үтәүгә җаваплылык Премьер-министр Михаил Мишустинга йөкләнгән.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


хезмәт хакы

Нет комментариев