Алмадан желе рецепты
Аш-су бүлмәсе

Алмадан желе рецепты

1 литр алма согына 900-1000 грамм шикәр комы саласы

Зур кәстрүлгә алманы бер кат юып, бүлгәләп, алманың яртысы күмелгәнче су саласың да кайнарга утыртасың. 30-40 минут кайнатасың. 

Алмалар әзер булгач, төнгә марляга салып, сөзәргә куясың. 

Иртән  1 литр алма согына 900-1000 грамм шикәр комы салып, 30-40 минут кайнатасың, Өстендәге көбеген җыеп алырга. Кайнар килеш стерильле банкаларга тутырырга.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев