Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тәмле тәбикмәк рецепты

Мәрьям Миңнеголовадан әче камырга әзерләнә торган тәбикмәк.

3 аш калагы җылы су

1,5 чәй калагы коры чүпрә

2 стакан җылы сөт

2 аш калагы шикәр комы

1 чәй калагы тоз

2 йомырка

2 стакан он

0,5 чәй калагы чәй содасы

1,5 чәй калагы коры чүпрәгә ярты чәй калагы песок, 3 аш калагы җылы су салып күпертеп алабыз.

2 стакан җылы сөткә 2 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 2 йомырка, күпереп менгән чүпрә, он салып камыр изәбез.Әчетергә җылы урынга куябыз. Әчеп менгәч ярты чәй калагы чәй содасын бер стакан кайнар суга салып камырга салабыз, тиз генә камырны болгатабыз. Камыр әзер, тәбикмәкләрне пешерергә була. Коры табада пешерәбез, ак май белән майлап табынга куябыз. Тәмле булсын.

Фотолар: Тәнзилә Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш су