Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Фәридә Шакировадан файдалы рецептлар

Әчетеп тозланган кәбестә.

Тыгыз кәбестәләрне вак итеп турап, бераз кырган кишер кушып (әйтик 10 килограмм кәбестәгә 500 грамм тирәсе), башта табакка салып, согы чыкканчы җиңелчә уасы, аннары эмаль чиләккә тыгызлап тутырганда мин тмин орлыгы, ваклап әз генә керән, өч-дүрт аш кашыгы шикәр комы өстим. Аннары массаны эмаль чиләккә яисә кәстрүлгә күчергәннән соң, өстен калын кәбестә яфраклары белән томалап, киң тәлинкә бастырып, өстенә тыгызлап торсын өчен 2 литрлы банкага су салып бастырам. Икенче көннәрдә әчи башлагач, күбекләрне чыгару өчен агач таяк белән көнгә 2-3 тапкыр төрткәләп торам. Өйдә 3 көн әчеп утыргач, кәбестәне салкын урынга күчерәм, 1 атна тулгач, пыяла банкаларга тутырып куям. Әзер кәбестәне суган һәм сыек май кушып та кулланырга мөмкин. Ун килограмм массага 210-230 грамм чамасы йодасыз эре тоз алырга кирәк. Бу ысул белән тозланган кәбестә искиткеч тәмле һәм файдалы санала.

Сарымсактан төнәтмә

Эшләнү тәртибе болаерак: 1 литрлы банканың өчтән бер өлешенә нык вакланган сарымсак салып, аңа сыйфатлы аракы өстәп, банканы ябып, ике атнага караңгы урынга төнәтергә куясы да, әледән-әле ябык банканы селкетеп, болгаткалап аласы. Шушы вакыт узгач, банкадагы массаны сөзәсе, сыеклык, әйтик 650 грамм чамасы чыга, шуңа нәкъ шул күләмдә сыгылган лимон согы һәм бал кушып тагын бер атна төнәтәсе. Аннары бер бал кашыгы төнәтмәне иртә-кич җылымса суга кушып эчәргә була.

Ә инде аракыны бөтенләй дә өнәмәгән кешеләргә сарымсакка тигез күләмдә, әйтик, 500 грамм сарымсак һәм 500 грамм лимонны иттарткычтан чыгарылган лимон һәм апельсин кушып, бал өстәп, бер атна тотарга, аннары сөзеп, ашау арасында көнгә 2-3 тапкыр берәр аш кашык кулланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә