Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кабакларыгызны ашап бетердегезме әле? Аннан нәрсәләр пешерәсез һәм ясыйсыз?

Газета укучыбыз, әнә, кабак вареньесы рецептын җибәргән. Башка төрле рецептлар булса, сез дә уртаклашыгыз әле, бик сөенеп укучыларыбызга тәкъдим итәрбез.

Кабакны әрчибез, вак итеп турыйбыз. Алты лимон һәм алты әфлисунны, орлыгын алып, кабыгы белән,  шулай ук вак итеп турыйбыз.

Лимон, әфлисунны кабак күләменә карап кушасы, алар икесе бергә кабак күләмендә булса, яки әле күбрәк тә булса, тәмлерәк була.

Бер килограмм шикәр комы салып болгатып, бер сәгать тирәсе тотабыз. Кайнап чыккач, әкрен утта 20 минут пешерәбез. Кемдер озаграк тота, без изелеп беткәнне яратмыйбыз. Кабып (чәйнәп) эчәргә бик тәмле. Озаграк пешереп, блендер аша болгатканда бер төрле масса чыга. Кем ничек ярата инде. Озак сакланмый, шуңа күрә берьюлы күп күләмдә ясарга кирәкми. Үзе тәмле, үзе витаминлы. Ясарга да җайлы гына. Сез дә ясап карагыз әле, - ди укучыбыз.

Кайнатканда шикәр комын өстәргә дә була. Һәркем үзе теләгәнчә.

Фото: укучыбыздан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә