Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кыяр тозлау һәм маринадлау өчен берничә рецепт

Аш-су блогерларыннан кыяр маринадлауның берничә рецептын тәкъдим итәбез.

1. Парландырган банка төбенә укроп, юылган кыяр салырга, аннары өстенә кайнап кына чыккан су коярга. 15 минут тотканнан соң суны түгәргә кирәк.

Аерым савытта тозлык кайнатабыз. 4 литр суга 1 стакан шикәр комы, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе, ярты стакан тоз салып кайнатырга. Аш серкәсен кайнап чыгар алдыннан гына салырга кирәк.

Кыярлар өстенә тәмләткечләр: борыч, кәнәфер, хуш исле борыч, тозлык салып, капкач белән ябып куябыз.

«Бик шәп рецепт», — дип язган Азнакай районы Мәндәй авылыннан Мәрьям Миңнегулова.

2. Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче аш-су блогеры Гөлнара Галимуллина кыярны түбәндәге рецепт белән маринадлый.

Духовкага банкаларны тезәргә, аннары 170 градуска кадәр кызган духовкада 10-15 минут стерильләштерергә. Банкалар суынгач, дәфнә (лавр) яфрагы, укроп, сарымсак, кара борыч салырга, аннары җылы суда юылган кыярларны тутырырга. Банкага тоз, шикәр комы, кайнап торган су салырга, капкач каплап, 15 минут тотарга. Аннары суны кәстрүлгә бушатып кайнатырга куярга, ә кайнап чыгар алдыннан аш серкәсе салырга, тозлыкны кыяр өстенә коярга.

3 литрлы банкага 5 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 8-9 аш кашыгы аш серкәсе салырга.

«Кыярлар шиңмәсен өчен банкаларны төреп куярга кирәкми. Кетердәп торган тәмле кыяр булачак», — дип язган аш-су блогеры.

3. Җырчы Гөлнара Габидуллинадан кыяр тозлау рецептын тәкъдим итәбез. Бу рецептны аңа сыйныфташы биргән булган.

1 литрлы банкага: 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 зонтик укроп, 2 тырнак сарымсак, 2 канәфер, 2 түгәрәк борыч, 1-2 аш кашыгы аш серкәсе.

 

Чыганак

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыяр тозлау