Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кыздырганда таралмасын, дисәң...

Балык ризыкларын әзерләүнең үз нечкәлекләре бар.

Сәламәт булыйм дисәң, өстәлдә каз, үрдәк, тавык итләре генә түгел, балык ризыклары да булырга тиеш. Балыкны мичтә дә, кыздырып та, томалап та пешерергә мөмкин. Аны әзерләү буенча берничә киңәшкә колак салыгыз.

Кыздырганда балык таралып бетмәсен өчен башта аны онда әвәләргә, туглаган йомырка сөртергә һәм тагын сохари вагында әвәләргә кирәк.

Әгәр балыкны 15 минут алдан тозлап куйсагыз, ул кыздырганда таралып төшмәс.

Балыктан фарш ясаганда аз гына шикәр комы да кушсаң, ул тәмлерәк була.

Әгәр балыкны кыздырыр алдыннан бераз сөттә тотып, онда әвәләсәң һәм кайнап торган үсемлек маенда кыздырсаң, ул бигрәк тә тәмле була.

Кайнар май чәчрәмәсен, ә балык яхшырак кызсын дисәгез, табаның өстен тишекле чүмеч белән каплап куегыз.

Сельдь балыгы тәмлерәк булсын өчен аны бераз чәйдә яки сөттә тоталар.

Балык нык тозлы икән, аны агып торган салкын су астында яки савыттагы суны алыштырып тотарга була.

Тозлы балыкны җылы суга салырга ярамый, дип яза Кызыл таң.

 
Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә балык кыздыру