Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровадан скумбрия балыгын тозлау рецепты

Миннән киңәш: кибеттан балык алганда зуррагын алырга тырышыгыз.

2 литр суны кайнатырга куябыз, 8 аш калагы тоз, 4 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы чәй (коры, заварка), учлап суган кабыгы салып, кайнатабыз, аннан соң суны суытабыз.

4 скумбрия балыгын ( юылган, эче чистартылганны) 3 литрлы банкага башын аскы өлешкә каратып куябыз, суынган суны балык өстенә коябыз (чәй чүбен, суган кабыгын сөзеп алабыз), балыклар су белән капланырга тиеш, тулып җитмәсә, кайнаган салкын су өстәгез.

2-3 көндә бер дигән копчёной скумбрия балыгы сезнең өстәлегездә булачак. 3 көннән балыкны алып төнгә асып куям артык суын агызырга өчен. Шулай итсәң, кибетнекеннән бер ни белән дә аерылмый.

Миннән киңәш: кибеттан балык алганда зуррагын алырга тырышыгыз.

Тәмле булсын!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә