Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Лилия Әскаровдан каз-үрдәк кыздыру рецепты

Үрдәк булса, газ мичендә әзрәк тотасы.

Татар халкының бер генә бәйрәме, туе кыздырган каз-үрдәктән башка үтми. Үземнең рецепт белән бүлешим әле. Бик тәмле килеп чыга.

1 каз өчен 10 литр суга 1 кг тоз салып, эремә ясыйсың һәм казны шул суга 1 тәүлеккә калдырасың. Аннан соң тозлы судан алып алдан әзерләнгән катнашма сылыйсың.

Катнашманы түбәндәгечә әзерлим: бер чынаякка 1 чәй калагы адҗика, 1 аш калагы бал, 1 аш калагы соевый соус, 3 аш калагы майонез, 3-4 тырнак сарымсак, 1 пачка тавык өчен приправа, 1 әфлисуннын суы, барысын бергә болгатып, казның эчке һәм тышкы ягын яхшылап сылап 10-12 сәгатькә калдырам бүлмәдә. Аннан соң рукав для запеканиягә казны урнаштырып, 180- 200 гралуслы духовкада 2-2,5 сәгать пешерәсе (пакетның өстен берничә урыннан тишкәләргә кирәк).

Пешеп җитәр алдыннан, рукавның өстен кисеп, каз кызарып матур булып пешсен өчен 10-15 минут тотасы.

Үрдәк булса, газ мичендә әзрәк тотасы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каз үрдәк