Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
«Мин аны еш пешерәм, сырлы запеканкаларга караганда ул күпкә тәмлерәк, сусылрак килеп чыга. Баллы чөгендер дә бер төрле изюминка өсти! Тәмле», дип рецепты белән бүлешә аш-су остасы Гөлүсә Хөсәенова.
— Иң аскы рәттә фарш, фарш өстенә борыч, ярым боҗралап суган;
— аннан соң угычтан уылган кишер;
— бәрәңге, бик нәзек итеп түгәрәкләп кисеп, тоз сибәргә;
— 100 мл тирәсе су салырга була;
— аннары чи чөгендерне угычтан уабыз, майонез сөртәбез.
Мичтә 160-180 градуста 1 сәгатьләп пешә!
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев