Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Өйдә сыр ясау буенча Рафилә Шәмсетдинова рецепты

Сыр, күбрәк торган саен тыгызлана, тәмлеләнә бара

КИРӘК: 1 литр сөт, 1 килограмм эремчек (майлы хуҗалык сөте һәм эремчегеннән яхшырак чыга), 100 грамм сыер мае, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы сода, 1 чәй кашыгы тоз.

ӘЗЕРЛӘҮ ТӘРТИБЕ: Сөтне кайнатып чыгарасы, эремчек саласы да, кайнап чыгуга уттан алып сөзәсе, ничек яхшырак сөзелә, шулай яхшырак. Сыер маен эретәсе һәм шуңа сөзгән эремчекне, йомырка, сода, тоз салып, 20 минут яхшылап болгатып пешерәсе. Мин бәрәңге төйгеч белән бастыра-бастыра болгататып пешердем. Шуннан соң, формага салып, салкын урынга куясы. Сыр, күбрәк торган саен тыгызлана, тәмлеләнә бара, 1-2 көннән соң, тыгыз, кибет сырыдай була.

Рафилә Шәмсетдинова рецепты һәм фотосы

Чыганак: https://vk.com/public99651353?w=wall-99651353_19345 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев