Резеда Низамовадан яшел помидор тозлау рецепты
Аш-су бүлмәсе

Резеда Низамовадан яшел помидор тозлау рецепты

Кызарырга өлгерми калган яшел кечкенә помидорларны тозлап куегыз, бик тәмле була

Яшел кечкенә помидорларның төбен алып, бер телем сарымсак тыгарга. Стерильләштерелгән 1 литрлы банкага 1 лавр яфрагы, 3-4 штук кара борыч салып, помидорларны тутырасың да, өстенә тозлык агызып, сулы ваннада 20 минут акрын утта кайнатасың.

Тозлык түбәндәгечә әзерләнә: 1 литр суга 3 аш кашыгы песок, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан уксус.
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев