Рогалик рецепты
Аш-су бүлмәсе

Рогалик рецепты

Тәмле булсын!

Камыр өчен кирәк була


1 стакан җылы балалар кефиры (обнимама)
1 йомырка
Чеметеп кенә тоз
2 аш кашыгы песок
1 чәй кашыгыннан артык коры чүпрә

Он салып камыр басам, басып бетергәндә учка көнбагыш мае салып тагын басам. Өч аш кашыгы көнбагыш мае тирәсе. Камырны җылы урынга куям, кабартам, пешерәм. Төрле пирог, булочкиларга бара бу рецепт. 

Мин повидло белән рогалик ясадым. Духовкага тыкканда өстен тугыланган йомырка белән майладым. Пешеп чыккач өстен көнбагыш мае белән майлап алдым.

Мәрьям Миңнегулова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев