Шоколадлы печенье️
Чәйләрегез тәмле булсын!
Кирәк булачак:
120 грамм он
1 йомырка
100 грамм шикәр комы
60 грамм сыек май
30 грамм какао
1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч
кашык очында сода
ванилин
бер чеметем тоз.
Эш барышы:
Он, камыр көпшәкләндергеч, сода, какаоны бер савытка илибез һәм болгатабыз.
Йомырканы тоз, шикәр комы белән күпертәбез һәм сыек майны салып болгатабыз.
Ванилин да кушып җибәрергә була.
Барысын бергә берләштерәбез дә кечкенә түгәрәкләр ясап, табага тезәбез.
180 градуста 20-25 минут пешә. Пешү белән йомшак була, әзрәк торгач, кетердәп тора башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев