Укучыбыздан кыяр салаты рецепты
Аш-су бүлмәсе

Укучыбыздан кыяр салаты рецепты

Кыярлар тозлау өчен зураеп китсә, кышка салат ясап була, сезгә дә рецептын куйыйм әле, бәлки кирәк булыр!?

Кыяр-2кг
Суган-300г
Укроп-20г
Сыек май- 12аш кашыгы
Тоз-1,5 аш кашыгы
Песок-3 аш кашыгы
Уксус 9%лы -5 аш кашыгы

Кыярны һәм суганны ярымбоҗралап турыйбыз, укропны ваклап турыйбыз, калган барлык ингридиентларны да кушып болгатабыз һәм 4-5 сәгатькә калдырып торабыз.
Салатны газга утыртабыз, болгаткалап торабыз, кайнап чыккач 5 минут кайнатабыз, аннары стериль банкаларга тутырып, төреп куябыз. Суынгач салкынча урынга урнаштырабыз.

Тәмле булсын!

Гөлназ Зиннәтуллина

Смәел авылы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев