Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Йомырка ашап, чирли күрмәгез!

Табиб-диетолог Михаил Гинзбург йомырканы әзерләүнең нинди ысулы файдалы булуы турында сөйләде.

Белгеч сүзләренә караганда, колбаса белән бергә кыздырылган йомырка зыянлы булырга мөмкин. Кайбер кешеләргә бөтенләй йомырканы алай әзерләп ашарга ярамый. Табиб билгеләвенчә, тикшеренүләр буенча, тәүлегенә 50 грамм кыздырылган колбаса белән йомырка куллану ашказаны асты бизе һәм юан эчәкнең яман шеше кебек төрле авыруларның килеп чыгу куркынычын арттыра. Гинзбург мондый ризык атеросклерозны көчәйтергә мөмкин, дип тә белдерә.

Диетолог ит белән кыздырылган йомыркаларны артык күп кулланмаска киңәш итә. Бу ризыкны “пашот” йомыркасы ысулы белән әзерләү яхшырак, дип ассызыклый табиб.

“Пашот” йомыркасы — кабыксыз гына кайнар суда пешерелгән йомырка. Аның агы шактый каты булып пешә, ә менә сарысы — йомшак һәм куе крем сыман килеп чыга, дип яза Кызыл таң.

 
 
Фото: sodasifon.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йомырка аш-су бүлмәсендә