Авылга яшьләр җитми
Район хуҗалыкларына яшьләр кирәк, аларга карата төрле кызыксындыру чаралары да каралган, тик эшкә кайтучылар, авылда төпләнеп калучылар саны гына елдан-ел кими
Соңгы елларда авылда яшь кадрлар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Яшьләрнең күбесе шәһәргә укырга китә һәм, уку йортын тәмамлагач, шунда кала, авылга кайтырга теләми. Район хуҗалыкларына яшьләр кирәк, аларга карата төрле кызыксындыру чаралары да каралган, тик эшкә кайтучылар, авылда төпләнеп калучылар саны гына елдан-ел кими.
Ел әйләнәсе, иртә таңнан караңгыга кадәр фермада эшләүче терлекчеләр, сыер савучылар, таңны төнгә бәйләп, кырда эшләүче механизаторлар ил халкын икмәкле, мул табынлы итә. Өстәлдәге бер телем икмәк өчен күпме тир түгелә, күпме хезмәт куела – моны авыл хезмәтчәннәре үзләре генә белә. Әлбәттә, бүген авыл хуҗалыгы да югары технологияле тармакка әйләнеп бара. Заманча мөмкинлекләр, эшләрне автоматлаштыру, роботлаштыру авыр хезмәтне күпкә җиңеләйтә. Мондый мөмкинлекләр авыл хуҗалыгын, һичшиксез, алга этәрә. Әмма авыл җирендә эш тотрыклы барсын өчен хуҗалыкларның үзләреннән дә зур тырышлык сорала: малны ашатмый торып булмый, иген үстерүнең дә үз вакыты бар. Бу уңайдан рес-публика игенчеләре һәм терлекчеләре сынатмый. Моңа кадәр республика илнең әйдәүче аграр төбәкләренең берсе булып килде һәм бүген дә лидерлар рәтендә бара. Бу авыл хуҗалыкларын тарта белүче көчле җитәкчеләр булуга да бәйле. Ә менә киләчәктә аларны алмаштырыр яшьләр бармы?
Шөкер, күп булмаса да, хезмәте белән үрнәк яшьләребез бар әле. Авылларга командировкаларга барганда нәкъ шундый яшьләр турында белешәбез. Аларны вакытында күрә һәм эшләрен күрсәтә белү кирәк дип уйлыйм. Ни дисәң дә, киләчәк – бүгенге яшьләр кулында. Шундый яшьләребез – Чапшар авылында гомер итүче Динә һәм Рафил Камаловлар. Алар икесе дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар. Динә – Килидә, Рафил Чапшарның роботлы фермасында оператор булып эшлиләр. Әлеге гаиләгә без Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе Лилия Бариева белән килдек. Әлеге хуҗалыкта гаилә коручыларга һәм нарасыйлары туган гаиләләргә акчалата ярдәм итү кебек кызыксындыру чарасы бар. Ул нәкъ менә яшь кадрларга карата кулланыла. Камаловлар гаиләсенә дә балалары туган хөрмәткә бүләк тапшырылды. Гаилә башлыгы Тәүфыйк Камалов гомере буе урманчылык тармагында хезмәт куйган кеше. Ризәлә апа 1986 елдан Чапшарда фермада эшли. Башта сарыклар карый, аннан сыер савучы була. Төп йортта калган уллары Рафил дә авыл җирендә яшәүне сайлый. «Казанда укыган чагымда ук авылга кайтасым килә иде. Калада калырга дигән уй гомумән булмады. Бүгенге көнебез, шөкер, бик матур. Авылыбыз район бистәсеннән ерак түгел, авылда балалар бакчасы да, башлангыч мәктәбе дә бар. Дөрес, яшьләргә, яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтүче программалар гына бик аз. Булганының да шартлары бик авыр, безгә, ягъни яшьләргә куллана алмаслык киртәләре әледән-әле чыгып тора», – ди Рафил. Кызлары Айзиләгә бер яшь тулып киткән. Әти-әнисенең, әби-бабайсының төп куанычлары, йортның самими бизәге булып тора ул. Камаловлар гаиләсенә бәйрәм көнне – Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә килүебез дә юктан гына булмагандыр, чөнки алар үрнәк итеп куярлык. Хезмәттән курыкмый торган, төп йортны гөрләтеп яшәүче, сокландыра торган гаилә ул Камаловлар. Өч буын гомер итүче әлеге йортның капкасын кайгы җиле какмасын, исән-сау, бик бәхетле, тигез гомерләрдә яшәргә язсын аларга.
Районыбызның башка хуҗалыкларын да карап китик. Чөнки яртысында диярлек яшьләргә карата төрле кызыксындыру чаралары кулланылып тора. «Сорнай» хуҗалыгында яшь механизатор Дәниф Гарифуллинга йорт сатып алганда, хуҗалык тарафыннан 2 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. «Сос-на» җәмгыятендә гаилә коручы яшьләргә 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә. Соңгы ике елда гаилә коручы яшьләр: Инзилә һәм Илсаф Муллагалиевлар, Зөһрә һәм Илназ Муллагалиевлар, Диләрә һәм Алмаз Нәҗиповлар, Илсөя һәм Рәнис Таҗетдиновлар. «Яңа тормыш»та да яшь парларга 100 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Гаиләдә бала туганда шулай ук акчалата бүләк бирелә: беренче балага – 50 мең, икенче балага – 100 мең, өченче балага – 150 мең, дүртенче балага – 200 мең һәм бишенче балага 250 мең сум. Быел мондый ярдәмне ике гаиләгә күрсәткәннәр. Диләрә һәм Марат Мөхәммәтгалиевлар гаиләсендә икенче балалары туган. Гөлназ һәм Радик Гишваровлар гаиләсендә өченче нарасыйлары аваз салган. «Якты юл»да да гаилә коручы яшь парларга 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә, бала туганда – 10 мең сум, хуҗалыкка кайтып, эшкә урнашкан яшь белгечләргә, белеме урта-һөнәри булганда – 100 мең сум, югары белемле булганда, 200 мең сум бер тапкыр бирелә торган ярдәм күрсәтелә. «Смәел» җәмгыятенә эшкә кайткан яшь белгечләр 10 ел хезмәт куйсалар, киләчәктә йортлы булу мөмкинлеге бар һәм шулай ук бер тапкыр түләнә торган акчалар да каралган: белеме урта-һөнәри булганда – 300 мең сум, югары белемле булганда, 500 мең сум. «Кама»да хуҗалыкта эшләгән яшьләр гаилә корганда, 10 мең сум акчалата бүләк каралган. «Труд» җәмгыятендә эшләүче һәрбер яшь белгечкә 35 яшькә кадәр хезмәт хакларына 20 % өстәмә түләнеп барыла һәм андый өстәмә ярдәм алучылар саны аз түгел, диделәр хуҗалыкта. «Борнак» җәмгыятендә яшьләр гаилә корганда, 50 килограмм ит белән ярдәм итү каралган. Мондый ярдәм Карык-Сөрмә авылыннан Анастасия һәм Александр Ивановларга күрсәтелгән. Шулай ук ирле-хатынлы хуҗалыкта хезмәт куйганда, өйгә мохтаҗ кешеләргә, 80 квадрат метрдан ким булмаган йорт салып бирү дә каралган. Монда яшь чикләве 40 яшькәчә. Тукай исемендәге җәмгыятьтә гаилә корган яшь парларга 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган һәм шулай ук яшь кадрларга бер тапкыр бирелә торган 200 мең сум да бар. Соңгы елда мондый ярдәм тракторчы егет Инсаф Сибгатуллинга бирелгән.
Хуҗалыклар белән элемтәгә кереп, бу ярдәмнәрнең 2025-2026 елларда кемнәргә күрсәтелгәнен сорагач, күпчелегеннән берүк сүзне ишетергә туры килде. Юк шул, авылга кайтучы, хуҗалыкта эшләргә теләк белдерүче яшьләребез юк, булсалар, барлык ярдәмне дә күрсәтер идек әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев