Район хуҗалыкларында исәптә 5335 берәмлек тырма, 225 берәмлек чәчкеч, 291 берәмлек культиватор, 281 берәмлек каток һәм башка төр агрегатлар бар.
Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә район буенча тырма - 91 %; чәчкечләр - 61 %; культиваторлар - 84% һәм 51% катоклар ремонтланды, куелган график буенча ремонт эшләрен алып баралар.
Районның хужалыкларына чәчү, туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны агымдагы елның 1 апреленә хәтле, азык әзерләү комбайннарын - 10 майга кадәр, урып-җыю техникасын, икмәкне чистарту машиналарын, киптерү машиналарын 1 июльгә хәтле, ә чөгендер һәм бәрәңге алу машиналарын 1 августка кадәр әзерләп бетерүне тәэмин итү бурычы куелган.
Ришат Нуриев фотолары.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев