Форум Смәел авылында оештырылган.
Районыбыз яшьләре иң элек Смәел авылында яшь эшмәкәр Илнур Латыйповның чәчәкләр теплицасында булдылар, Алмаз Нәбиевның гаилә подряды белән эшләүче крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар.

Аннан Смәел мәдәният йортында ТР Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова белән кара-каршы сөйләшү булды. Форумда Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.
Яшьләр район башлыгы алдында нинди мәсьәләләр күтәрерләр, бу хакта соңрак.

Фото, видео: автор
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев