Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге алуны кичектерергә ярамый

Районда шәхси хуҗалыклар бу атнада үз бакчаларында бәрәңге алуны тәмамлап, иркен сулыш алганнардыр, мөгаен... Ә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә бу эшкә керешеп кенә киттеләр әле.

Дөрес, иң беренчеләрдән булып, "Татарстан" хуҗалыгы 7 сентябрь көнне бәрәңге ала башлаган иде. Аларның эшчәнлекләре һәм уңышлары белән районыбызга эшлекле визит белән килгән Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышып китте.

Инде бүгенге көндә Тимирязев исемендәге, "Бөрбаш", "Сосна" җәмгыятьләренең бәрәңге басуларында да эш гөрли.
Районда бәрәңге барлыгы 246 гектар мәйданда утыртылган. 19 сентябрьгә, ягъни бүгенгә алынган күрсәткечләрдән күренгәнчә, 71 гектар мәйданнан 1320 тонна бәрәңге алынган. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә районның оешма һәм мәгариф учреждениесенең хезмәт коллективлары, килешү нигезендә, дәресләрдән соң 14 яше тулган мәктәп укучылары да ярдәм итә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев