Татарстанда 2019 елның беренче яртыеллыгында ит һәм сөт җитештерү арткан
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда 2019 елның беренче яртыеллыгында ит һәм сөт җитештерү арткан

Аерым районнар терлекчелек продукциясен җитештерүне шактый күпкә арттырдылар. Мәсәлән, Министрлык белешмәләре буенча, 2019 елның гыйнвар – июнь айларында Балтач районының авыл хуҗалыгы оешмаларында 43 мең 27 тонна сөт савылган, узган елга карата – 114%

Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында 2019 елның беренче яртыеллыганда терлекчелек продукциясен җитештерү артты. Бу елның гыйнвар – июнь айларында республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында 670,9 мең тонна сөт, 200,1 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерлгән. Узган елның шушы чорына карата артым 4% һәм 2% тәшкил итә. Мөгезле эре терлек ите 49,2 мең тонна (99%), дуңгыз ите – 44,7 мең тонна (105%), кош-корт ите – 105,0 мең тонна (102%).

Сөт җитештерү дә артым күзәтелә. «Авыл хуҗалыгы оешмаларында беренче яртыеллыкта бер сыердан уртача савым 2 мең 896 кг тәшкил итте, бу узгвн елның шушы чорына караганда 5%ка артык», – ди Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гибадуллин.

Аерым районнар терлекчелек продукциясен җитештерүне шактый күпкә арттырдылар. Мәсәлән, Министрлык белешмәләре буенча, 2019 елның гыйнвар – июнь айларында Балтач районының авыл хуҗалыгы оешмаларында 43 мең 27 тонна сөт савылган, узган елга карата – 114%, Түбән Кама районында – 16 мең 146 тонна (111%), Кукмара районында – 48 мең 141 тонна (109%), Актаныш районында – 31 мең 840 тонна (109%), Әлки районында – 31 мең 117 тонна (109%).

Кайбер муниципаль районнарда ит җитештерү күләмншре шактый артты. Мәсәлән, Биектау районында беренче яртыеллыкта 1 мең 348 тонна ит җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына карата 135% тәшкил итә, Мамадыш районында – 2 мең 664 тонна (119%), Кукмара районында – 3 мең 389 тонна (110%).

15 июльгә оператив белешмәләр буенча, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 4 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 141,1 тоннага, ягъни 3,7%ка артыграк. Көнгә 4,5 мең тонна сөт сатыла – бу узган елның шушы вакытына караганда 186,2 тоннага, ягъни 4%ка күбрәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Ватаным Татарстан

Фото: Г.Гарипова

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


сөт җитештерү

Нет комментариев