Татарстанда игеннәр 29 процентка якын мәйданда суктырылган
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда игеннәр 29 процентка якын мәйданда суктырылган

Республиканың биш районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар иң зур мәйданда җыеп алынган.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстанда 426,6 мең гектар мәйданда игеннәр суктырылган, бу планның 28,7 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың Чистай, Буа, Алексеевск, Тәтеш һәм Сарман районнарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар иң зур мәйданда җыеп алынган.

Республикада 1 миллион 225,5 мең тонна ашлык суктырылган, шуның 879,3 мең тоннасы – көзге бодай, 218,2 мең тоннасы – арыш, 88,3 мең тоннасы – арпа. Игенчеләр 18,6 мең гектар мәйданнан 29,6 мең тонна борчак җыеп алган.

Уракта Зәй, Сарман, Актаныш һәм Нурлат районнары әйдәп бара.
 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


урак өсте

Нет комментариев